Рус Тат
Су коенганда сак булыгыз
Иминлек
  • 18 Июль 2018 - 16:32
  • Караулар: 40
Коену сезоны ачылуга, елга-күл буйларында ял итүчеләр саны да арта, ләкин ни аяныч, куркыныч булмаган сай сулыкларда да бәхетсезлек очраклары күбәя. Әйтик, балаларның өлкәннәр күзәтүеннән башка суга керү очрагында килеп чыккан фаҗигаләр ешая. Моннан тыш, исерек хәлдә коену, начар йөзү, төп кагыйдәләрне үтәмәү кебек сәбәпләр дә һәлакәткә китерә.

Тагын бер сәбәп – рөхсәтсез урыннарда коену. Моның өчен гражданнарга 1000-1500 сумга кадәр административ штраф яный.

Су коенганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре

-таныш булмаган урында, күперләр һәм плотиналар астында коену тыела;
- тирәнлеген белмәгән килеш биек урыннан суга сикерү тыела;
-чикләүче билгеләрдән эчкәрәк йөзеп кермәскә;
- йөзеп баручы судно, сал һәм башка объектларга якын килмәскә;
-причал, катер, көймәләрдән суга сикермәскә;
-су коенганда шаярмаска, уйнамаска, бер-береңне кул-аякларыңнан тотмаска;
-су астында озак вакытка калмаска;
-ач карынга коенмаска;
-үзең белән эт һәм башка хайваннар алып килмәскә;
-cуга кергәнче, берничә җиңел күнегү ясап алырга;
-суга, аның артык салкын булмавына ышангач кына, акрынлап керергә;
-артык тирән булмаган сулыкка, никадәр тирән икәнлеге билгеле булмаган сулыкка һәм якын тирәдә башка йөзеп йөрүчеләр күп булганда, суга сикермәскә (бигрәк тә баш белән);
-суда 30 минуттан да озаккарак калмаска, су тирән булганда – 5-6 минут та җитә;
-табигый сулыкта коенганда билгеләнгән чикләрне узып йөзеп кермәскә, моторлы көймәләр һәм башка йөзүче чараларга якын йөзеп килмәскә;
-йөзә белмәүчеләргә тирәнлеге 1-2 метрдан артмаган махсус билгеләнгән территорияләрдә генә йөзәргә ярый.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*