ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Каманың 35 нче лицее укучылары илнең иң дәрәҗәле уку йортларында укый
Мәгариф
  • 24 Апрель 2020 - 08:33
  • Караулар: 36

Түбән Каманың 35 нче лицее - чыгарылыш сыйныф укучылары илнең иң яхшы югары уку йортларына кергән мәктәпләр исемлегендә. Исемлектә ул 213 нче урында тора.

300 мәктәпне туплаган исемлекне RAEX агентлыгы тәкъдим итә. Беренче биш урында – Мәскәү мәктәпләре.

Рейтингта Казанның 7 мәктәбе бар: 131нче лицей, Лобачевский исемендәге лицей, КФУ IT-лицее, 19 нчы гимназия, инглиз телен тирәнтен өйрәнүле 39 нчы мәктәп, 2нче лицей-интернат, 177нче лицей. Яр Чаллының 26нчы гимназиясе һәм Пушкин исемендәге 78 нче лицее да бу исемлеккә кертелгән.

 

 

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*