ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Бушлай тукланучы укучыларга айлык азык-төлек җыелмасы өләшәчәкләр
Мәгариф
  • 09 Апрель 2020 - 13:55
  • Караулар: 47
11 апрель, шимбә көнне, 8: 00 - 10:00 сәгатьләрдә шәһәр һәм район мәктәпләрендә бушлай тукланучы балаларга азык-төлек пакетлары таратылачак.

Әгәр ата-ана билгеләнгән вакытка мәктәпкә килә алмый икән, бу хакта сыйныф җитәкчесенә хәбәр итәргә һәм пакетларны соңрак килеп алырга мөмкин.

Билгеле булганча, Түбән Кама районында муниципаль бюджет хисабына бушлай тукланучы 3 006 укучы исәпләнә. Дистанцион укыту сәбәпле, 6 - 30 апрель көннәрендә алар азык-төлек пакетлары белән тәэмин ителәчәк.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*