ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама мәктәпләрендә дистанцион укуның беренче көненә нәтиҗә ясадылар
Мәгариф
  • 07 Апрель 2020 - 08:51
  • Караулар: 70

Мәктәпләрдә дүртенче чирек башланды, килеп туган шартларга бәйле буларак, Түбән Камада белем бирү барышы дистанцион рәвештә оештырылды. Айдар Метшин уку чирегенең беренче көне нәтиҗәләре белән танышты.



Эшлекле киңәшмә кысаларында район башлыгы дистанцион укытуга күчү, килеп туган кыенлыклар турында мәктәп директорлары белән фикер алышты. Аерым алганда, күпбалалы гаиләләрдә уку процессын оештыру мәсьәләләре күтәрелде. Интернет аша белем алу мөмкинлеге булмаган гаиләләр хәзер аерым контрольдә. Алар белән педагоглар телефон аша элемтә тотачак, шулай ук  башка эш формалары да кулланылачак.

Дистанцион рәвештә укыту илдә эпидемиологик хәл яхшырганчыга кадәр дәвам итәчәк.

Билгеле булганча, Түбән Камада үз-үзеңне изоляцияләү чорында мәгариф тармагына бәйле барлык сорауларны 47-30-37 (8:00 - 20:00) телефоны аша җиткерергә мөмкин.

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*