ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
13 Май 2020
18:30 - 20:30
34 көн калды
Түбән Камада сәнәгать өлкәсендә вакантлы эш урыннары торышын анализладылар
Мәгариф
  • 19 Февраль 2020 - 09:20
  • Караулар: 39
Түбән Камада эшмәкәрлеккә ярдәм итү үзәге кече һәм урта бизнесның кадрларга булган ихтыяҗын анализлады. Ким дигәндә, 18 предприятиегә квалификацияле белгечләр кирәк булуы ачыкланды.

Әйтик, «Ай-Пласт», «Камасталь», «Камэнергомаш», «НПАТП-1» һ.б. оешмаларга белгечләр кирәк,  барлыгы 318 буш вакансия бар, ә киләчәктә тагын 1 300 белгеч кирәк булачак.

Бу уңайдан редприятиеләрне көллиятләргә беркетү планы эшләнде. Студентлар хезмәт хакы алып,  җитештерү практикасын үтә һәм аны уңышлы тәмамлаганнан соң, предприятиегә эшкә урнаша ала. Шулай ук яшь белгечләр өчен остазлар  билгеләү практикасын кире кайтару да  планлаштырыла.

«Камэнергомаш» һәм «Преттль-НК»да профильле укыту оешмалары предприятиеләр хезмәткәрләре өчен дәресләр үткәрәчәк. Студентларны яңа белгечлеккә өйрәтү өчен, «Haier» халыкара компаниясе белән  химия-технология институты арасында сөйләшүләр алып барыла.

2020 елга бурычлар    - производствода һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүче ике меңгә якын кече һәм урта бизнес предприятиесен хезмәттәшлек итүнең яңа системасына җәлеп итү.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*