ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
13 Май 2020
18:30 - 20:30
34 көн калды
"Данко" әдәби берләшмәсе вәкилләре студентлар белән очрашты
Мәгариф
  • 18 Февраль 2020 - 12:51
  • Караулар: 28
Түбән Кама нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллиятендә "Данко" әдәби берләшмәсе  вәкилләре белән очрашулар дәвам итә. Аның чираттагысын Җиңүнең 75 еллыгына, ТАССРның 100 еллыгына һәм Халыкара туган тел көненә багышладылар.

"Максат -  иҗатны, сәнгати сүзне популярлаштыру. Сүз әйтелгән, язылган икән, ул, һичшиксез, ишетелергә тиеш", - ди көллият укытучысы Евгения Матросова.

«Данко» әдәби берләшмәсе 1975 елның ноябрендә оеша. "Әдәби берләшмә бу еллар эчендә төрле чорлар кичерде. Күтәрелеш, кире төшүләр дә булды. Берничә тапкыр таралу чигенә җитте. Скептиклар провинциаль шәһәрләрдә әдәби берләшмәләр була алмый, дип расласа да, ул инде кырык биш ел яши һәм эшли", - дип горурланып билгеләп үтте шагыйрә Венера Зәйнуллина.

Көллияткә әдәби кичәгә берьюлы алты шагыйрь килде. Алар  шигырьләр укыдылар,  студентлар исә  ТАССРның 100 еллыгына багышланган "Вести" поэмасын сәхнәләштерделәр. Сүз уңаеннан,  Евгения Матросовага бу әсәре өчен ТР Мәдәният министрлыгы гранты бирелде.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*