ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
23 Март 2020
18:30 - 20:30
33 көн калды
Түбән Кама егете Андрей Комлев WorldSkills Russia ярымфиналына чыкты
Мәгариф
  • 11 Февраль 2020 - 07:27
  • Караулар: 26
Атна буе Түбән Камада цифрлы метрология буенча «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты ярышлары узды.

Чемпионатта  республиканың  төрле шәһәрләреннән 23 яшьтән узмаган җиде кеше катнашты, алар арасында студентлар да, эшчеләр дә бар иде. Катнашучылар  югары сыйфатлы җиһазларда төрле предметларны дөрес  үлчи белү буенча көч сынаштылар.

Нәтиҗәдә, Е. Н.Королев исемендәге җирле политехника көллиятеннән Андрей Комлев җиңүче булды. Ул Мәскәүгә (яки Мәскәү өлкәсенә)  чемпионатның ярымфиналына барачак.

Таблицаның икенче баскычында шулай ук түбәнкамалы  - «ТАНЕКО» предприятиесендә эшләүче  Рамил Насыйбуллин. Бронза - Бөгелмә машина төзелеше техникумыннан Дамир Ханнановта. Алабуга политехника көллияте студенты Антон Савин һөнәри осталыгы өчен медальонга лаек булды.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*