ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
23 Март 2020
18:30 - 20:30
33 көн калды
Түбән Камада мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында зона спартакиадасы узды
Мәгариф
  • 27 Гыйнвар 2020 - 08:00
  • Караулар: 32
Түбән Камада мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм аларның әти-әниләре арасында зона спартакиадасы узды. 11 нче ел рәттән  уздырылучы ярыш тынычлыкка, дуслыкка һәм игелекле күршелеккә багышланган иде.


Быел ун команда - Татарстанның алты шәһәреннән 150 спортчы катнашты. Барлык командалар да бердәм атрибутика һәм формадан иде. Оештыручылар эстафеталарны кызыклы исемнәр белән атаганнар, мисалга, “Италия пиццасы”, “Австралия көңгерәсе”, “Африкадан посылка”, “Финча балык тоту” һ.б., шуңа күрә катнашучыларның төрле илләргә “сәяхәт итү” мөмкинлеге дә булды.

Ярыш нәтиҗәләре:

1 нче урын – “Радуга" командасы (Мамадыш);

2 нче урын – “Убойная сила” (Түбән Кама);

3 нче урын – “Снеговички" (Түбән Кама).



Номинацияләрдә җиңүчеләр:

“Иң тиз команда” – “Непоседы" (Алабуга);

“Ел ачышы” - “Большая компания” (Менделеевск);

"Өметле спортчылар” – “Молния" (Яр Чаллы);

“Иң тату команда” – “Ну, погоди" (Түбән Кама);

“Иң җитез команда” – “Улыбка" (Түбән Кама);

“Спорт рекордлары” – “Алые паруса" (Түбән Кама);

“Җиңүгә ихтыяр өчен” – “220V " (Зәй).

    

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар