ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
13 Май 2020
18:30 - 20:30
36 көн калды
Айдар Метшин: "Студент еллары - тормышның иң кызыклы һәм мөһим чорларыннан берсе"
Мәгариф
  • 25 Гыйнвар 2020 - 07:48
  • Караулар: 73

Хөрмәтле Түбән Кама студентлары!

Россия студентлары көне уңаеннан иң җылы һәм ихлас котлауларны кабул итегез!

Студент еллары -   тормышның иң кызыклы һәм мөһим чорларыннан берсе. Бу – соңрак елмаю һәм сагыну  белән искә ала торган искиткеч вакыт. Сез бер үк вакытта укыйсыз, иҗат итәсез, белем һәм күнекмәләр туплыйсыз, актив тормыш рәвешегезне күрсәтәсез.

Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүче остазларына исә һөнәрләренә тугры булулары, энтузиазм, күңел җылылыгы биреп эшләүләре өчен рәхмәт белдерәм. Бары тик уртак көч белән генә без мәгариф системасын үстерә, Түбән Кама студент яшьләренең тормышын тагын да яхшырак һәм кызыклырак итә алабыз.

Кадерле дуслар! Сезнең һәркайсыгызның туган шәһәребез Түбән Камада - бүгенге көндә яшьләр өчен барлык кирәкле шартлар тудырылган калада -   үз белем һәм күнекмәләрегезне кулланыр урын табачагына ышанам.

Сезгә сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм сайлаган юлыгызда зур җиңүләр телим! Сессияләрегезне уңышлы тапшырыгыз!

 

Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,

Түбән Кама Мэры Айдар Метшин

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*