ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
13 Май 2020
18:30 - 20:30
39 көн калды
Айдар Метшин Түбән Кама икътисадын кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча республика күләмендә тәҗрибә уртаклашты
Мәгариф
  • 16 Гыйнвар 2020 - 11:29
  • Караулар: 87
Айдар Метшин ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының йомгаклау утырышында чыгыш ясады. Түбән Кама башлыгы  район икътисадын кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча муниципаль тәҗрибә белән уртаклашты.

Айдар Метшин билгеләп үткәнчә, муниципалитетның якындагы киләчәккә өстенлекле бурычлары – икътисадның төрле тармаклары өчен яңа заман  белгечләрен әзерләү һәм аларны алдан ук укыту белән шөгыльләнү.



"Һәр инвестор  территориягә акча җәлеп итү мөмкинлеген  инфраструктура һәм салым ташламалары ягыннан да, территориянең квалификацияле белгечләр белән тәэмин ителеше  ягыннан да чыгып карый, - диде Айдар Метшин. - Шуңа күрә белем бирү учреждениеләрен бизнес-бергәлек белән "өйләндерү " мөһим".

Айдар Метшин белгечләрнең Түбән Камада үз проектларын тәкъдим иткән инвесторларның  производстволарында ихтыяҗ булган һөнәрләргә анализ ясаулары турында да сөйләде. "Төрле профильдәге белгечләргә мохтаҗ булган 25 инвесторның ихтыяҗы бар: хәзерге вакытта аларга 318 хезмәткәр кирәк, якын киләчәктә тагын 1300 белгеч кирәк булачак", - диде Айдар Метшин.



Кадрлар кытлыгын булдырмау өчен, Түбән Камада  урта махсус уку йортлары директорлары эшмәкәрләр белән очрашып, уртак планнар турында фикер алыштылар. Бүгенге көндә алар арасында килешүләр дә төзелде.

"Без быел, энергетика-төзелеш юнәлешендә кадрлар әзерләү өчен,  өченче ресурс үзәген ачу өстендә эшлибез", - дип белдерде коллегиядә Айдар Метшин.



"Хәзерге вакытта Түбән Кама муниципаль районында  төзелеш компанияләре һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен белгечләргә ихтыяҗны билгеләү буенча эш дәвам итә, - диде  район башлыгы. – Безнең бурыч -  2020 ел дәвамында производствода һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүче 2 меңнән артык кече һәм урта бизнес предприятиесен хезмәттәшлек итүнең яңа системасына җәлеп итү".


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*