ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
10 көн калды
12 Декабрь 2019
12:00 - 20:00
5 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
4 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
2 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
1 көн калды
5 декабрьдә Түбән Камада волонтерлар хәрәкәтенең 10 еллыгы уңаеннан тантаналы чаралар узачак
Мәгариф
  • 02 Декабрь 2019 - 13:20
  • Караулар: 14
Бүген Түбән Камада җитәкчеләрнең атна йомгаклары буенча киңәшмәсендә Айдар Метшин муниципаль берәмлектә  волонтерлык хәрәкәте оешуга 10 ел тулу уңаеннан булачак тантаналар турында сөйләде. Тантаналы вакыйгалар 5 декабрьдә узачак, шул ук көнне Халык иҗаты йортында бу уңайдан зур концерт та булачак.

«Иреклеләр хәрәкәтенең яшь буын арасында тагын да популярлашуы сөендерә, аларның бер өлеше өчен  «игелекле эш» – матур гыйбарә генә түгел, ә көндәлек хезмәт һәм, гомумән, тормыш позициясе», - дип билгеләп үтте Түбән Кама мэры.

Айдар Метшин шушы көннәрдә «Татарстан иреклесе» конкурсына йомгак ясалуын искә төшерде. Түбән Кама волонтерлары берьюлы берничә номинациядә җиңүчеләр һәм призерлар булдылар.  31нче мәктәп укучылары һәм педагогия көллияте студентлары Казан шәһәреннән бүләкләр белән кайттылар. Лиза Сперанская проекты махсус призга ия булды. Биш волонтерлык штабы (8, 9, 19, 31 нче мәктәпләр һәм Югары Чаллы мәктәбе) Россия Яшьләр эшләре министрлыгы грантларына ия булды.

Түбән Каманың 31 нче мәктәбе  һәм Кама Аланы вәкилләре проектлары Сочида «Россия иреклесе» конкурсы финалында тәкъдим ителәчәк.



Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*