ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
10 көн калды
12 Декабрь 2019
12:00 - 20:00
5 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
4 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
2 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
1 көн калды
Түбән Камада «Хезмәт юлы» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр
Мәгариф
  • 28 Ноябрь 2019 - 16:45
  • Караулар: 24
Түбән Камада балалар арасында «Хезмәт юлы» конкурсы оештырылды. Конкурсның төп темасы – яшьләргә һөнәри юнәлеш бирү.

Бәйгедә катнашу өчен 200 бала гариза биргән. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы “Ковер” үзәгендә үтте. Аларга 3-10 ар мең сумлык сертификатлар, кинога билетлар тапшырдылар. Шулай ук җиңүчеләр өчен икмәк комбинатына экскурсия дә оештырылды.

Конкурска тәкъдим ителгән эшләр төрле һәм үзенчәлекле. Әйтик, җиденче сыйныф укучысы Инсаф Мингалимов биюче булырга теләве турында компьютер презентациясе әзерләгән. Даша Саблина «Таиф-НК»да эретеп ябыштыручы булып эшләүче әтисе турында кызыклы материал әзерләгән. Аның апасы Юля модельерлар турында язма әзерләгән. Диар Фәсхетдинов исә үз рәсеме белән номинациядә беренче урын алган.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*