ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
9 көн калды
12 Декабрь 2019
12:00 - 20:00
4 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
3 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
1 көн калды
Тиздән: Түбән Кама укучылары Артекта туган шәһәрен үстерү проектларын әзерләячәкләр
Мәгариф
  • 20 Ноябрь 2019 - 15:45
  • Караулар: 28

Түбән Кама укучылары 2020 елда Артекта белем ала алачак. Алар шәһәр үсеше проектларын әзерләячәкләр, аларның иң яхшыларын Айдар Метшин җитәкчелегендә тормышка ашырачаклар.

Моношәһәр балалары өчен махсус төзелгән программаның төп юнәлеше урбанистика, архитектура һәм шәһәрне планлаштыру нигезләренә өйрәтү булачак. Лекторлар булып Россиянең әйдәп баручы архитекторлары, урбанистлары, шәһәр башлыклары чыгыш ясаячак.

«Моношәһәрләрдә талантлы балалар күп. Безгә аларның үз потенциалларын үз территорияләрен үстерүгә юнәлдерүе мөһим, - дип аңлатты идеяне Моношәһәрләрне үстерү фонды генераль директоры Ирина Макиева. - Шуңа күрә без һәр бала архитектура һәм урбанистикада яңа технологияләр белән таныша алачак программаны башлап җибәрергә булдык. Бу аларга яңа белемнәр алырга, ә иң мөһиме - үз уникаль проектын булдырырга мөмкинлек бирәчәк, ул моношәһәрнең мөһим өлеше булачак».

Сменада катнашучыларны сайлап алу конкурс нигезендә уздырылачак. Старт киләсе елда моношәһәр.рф рәсми сайтында игълан ителәчәк. Анда Россиянең барлык моношәһәрләреннән 13 яшьтән 16 яшькә кадәрге мәктәп укучылары катнаша алачак.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*