ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
10 көн калды
12 Декабрь 2019
12:00 - 20:00
5 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
4 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
2 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
1 көн калды
«Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) хәрәкәтенең төбәк чемпионаты башланды
Мәгариф
  • 18 Ноябрь 2019 - 09:47
  • Караулар: 31
Татарстанда «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) хәрәкәтенең 2019-2020 еллардагы төбәк чемпионаты старт алды. Быел ул 3 этапта - 13-15 ноябрьдә, 20-22 ноябрьдә һәм 4-6 декабрьдә уза.

Чемпионатта компетенцияләр саны артты:  ярышлар 162 һөнәр буенча узачак. Быел чемпионат республиканың Бөгелмә, Буа, Алабуга, Яшел Үзән, Казан, Лениногорск, Яр Чаллы, Түбән Кама, Сарман, Тәтеш, Иннополистагы  43 мәйданчыкта уза.

Катнашучыларны сайлап алу  сентябрь һәм октябрь айларында башланды, әлеге вакыт эчендә көллиятләрдә 500 дән артык чемпионат узды. Региональ чемпионатка Татарстан Республикасының 28 районыннан, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән катнашучылар керде.

Региональ чемпионат үткәрелгәннән соң, киләсе этап буларак Татарстан җыелма командасы формалашачак, ул ил чемпионатында республикабыз данын яклаячак. Әлеге чара Кемерово өлкәсенең Новокузнецк шәһәрендә 2020 елның 17-21 июлендә узачак. Башлангыч мәгълүматларга караганда, ярышлар 124 компетенция буенча үткәреләчәк, өлкәннәр категориясендә  - 81 һәм яшүсмерләр юнәлешендә  - 43 компетенция.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*