ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
9 көн калды
12 Декабрь 2019
12:00 - 20:00
4 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
3 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
1 көн калды
"Веста" үзәгендә тәрбияләнүчеләр тарихны белеп үсә
Мәгариф
  • 17 Ноябрь 2019 - 11:37
  • Караулар: 21

Түбән Кама "Веста" үзәгенең социаль эш буенча белгече Анастасия Ильина  "Беренче Бөтендөнья сугышы ахыры" темасына  дәрес үткәрде.

Дәрес башында белгеч балаларга Беренче бөтендөнья сугышының башлануы һәм сәбәпләре турында сөйләде. 

Аннан соң балалар басып алулар, җиңелүләр, гаскәрләрнең бәреп керүе, чик буе сугышлары, һөҗүм итү-тыл  операцияләре турында белделәр. Балаларга бу вакыйгалар турында рәсемнәр дә күрсәтелде.

Белгеч билгеләп үткәнчә,  сугышның иң куркыныч нәтиҗәләре -  бик зур югалтулар. Гомумән алганда, 10 миллионнан артык кеше үлгән, югалтуларның күп өлешен тыныч халык тәшкил иткән. Йөзләгән шәһәр җимерелгән, катнашучы илләрнең икътисады какшаган. 

Дәрес ахырында белгеч балаларга тыныч тормышның кадерен белергә һәм илебезгә кагылган мөһим вакыйгалар турында истә тотарга кирәклеген аңлатты.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*