ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
10 көн калды
12 Декабрь 2019
12:00 - 20:00
5 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
4 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
2 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
1 көн калды
Айдар Метшин:"Әгәр без аларны җәмгыятькә кайтара, аларда кешеләргә ышаныч тудыра алсак, бу безнең эшебезнең нәтиҗәсе булачак"
Мәгариф
  • 13 Ноябрь 2019 - 08:12
  • Караулар: 51
Түбән Кама җитәкчеләре  балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны һәм җинаятьләрне кисәтү  буенча киңәшмәгә җыелды. Киңәшмәдә шәһәр мэры Айдар Метшин, балигъ булмаганнар белән эшләүче учреждение һәм оешма хезмәткәрләре, шәһәр һәм районның көч структуралары җитәкчеләре, җирле үзидарә рәисләре һәм ММЧ вәкилләре катнашты.

Киңәшмәне ачып, Айдар Метшин балалар һәм яшьләр белән эшләү – җирле хакимият органнары эшчәнлегендә иң өстенлеклекле бурычларның берсе, дип билгеләп үтте. Бүген шәһәр һәм район территориясендә 61 меңнән артык балигъ булмаган бала яши: балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрдән алып, урта махсус һәм югары уку йортларында белем алучы студентларга кадәр.



"Безнең төп бурыч – барлык балалар, яшүсмерләр, яшьләр өчен, аларның үсеше һәм тормышта үз юлларын табуы өчен кирәкле шартлар булдыру. Кызганычка каршы, авыр тормыш хәлендә калган балалар  бар,  без аларны «авыр яшүсмерләр» дип тә атыйбыз һәм еш кына нәкъ менә шушы балалар җинаятьчелек даирәсенә эләгә. Эчке эшләр идарәсенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлегендә профилактик исәптә торучы 185 балигъ булмаган бала аерым игътибар таләп итә", - диде Айдар Метшин.



Тулаем алганда, Татарстан Республикасы буенча агымдагы елда 18 районда, шул исәптән Түбән Кама районында балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган җинаятьләрнең артуы күзәтелә. Агымдагы елның 9 аенда Түбән Камада балигъ булмаганнар катнашында  63 җинаять кылынган. Узган елның шул ук чорында -  37 җинаять,  димәк, балигъ булмаганнар тарафыннан хокук бозу 70% ка арткан.



Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Айнур Камалов сүзләренә караганда, балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган җинаятьләр саны шәһәр кибетләреннән әйберләр урлау буенча кузгатылган күп эпизодлы җинаять эшләре хисабына арткан.

Моннан тыш, Айнур Камалов илнең кайбер субъектларында гамәлдә булган АУЕ ( «арестантское уркаганское единство» -  «арестант уркаганнар бердәмлеге») хәрәкәтенә басым ясады. Кызганыч, Татарстан Республикасында да хәрәкәт көчәя бара. Мисал итеп, киңәшмәдә күптән түгел генә күрше Чаллыда булган очрак китерде, анда хәзер мәктәп укучыларыннан акча таләп итү очракларын тикшерү дәвам итә. Түбән Камада, сүз уңаеннан, соңгы вакытта урам сугышлары оештырырга планлаштырган  яшьләрнең 4 төркеме тоткарланды. Хәзер әлеге яшүсмерләр һәм аларның ата-аналары белән әңгәмәләр алып барыла.



Айдар Метшин яшүсмерләрне тәрбияләүдә җирле үзидарә җитәкчеләренә дә активлашырга кирәклеген ассызыклады. 

"Бу  - бик авыр эш. Без балалар, аларның язмышы өчен җаваплы. Әгәр без аларны җәмгыятькә кайтара, аларда кешеләргә ышаныч тудыра алсак, бу безнең эшебезнең нәтиҗәсе  булачак", - диде Айдар Метшин.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*