ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
27 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
21 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
19 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
18 көн калды
2 Декабрь 2019 18:30
3 Декабрь 2019 18:30
12 көн калды
Түбән Кама районы буенча ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре мәктәп укучылары белән очрашты
Мәгариф
  • 31 Октябрь 2019 - 12:21
  • Караулар: 33
Түбән Кама районы буенча ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре үзләре шефлыкка алган Олы Афанас мәктәбендә  булдылар.

Көзге каникул алдыннан алар 4 нче сыйныф укучылары өчен яшь буынга патриотик, хокукый тәрбия бирүгә һәм РФ милли гвардиясе гаскәрләрендә хезмәтне популярлаштыруга юнәлдерелгән «Иминлегем - үз кулларымда» дигән тематик очрашу үткәрделәр.



Росгвардиячеләр балаларга ведомстводан тыш сак тарихы, хезмәткәрләрнең героик гамәлләре турында сөйләделәр, хезмәт вәкилләре тарафыннан төбәк гражданнарының иминлеген, тынычлыгын һәм тыныч тормышын тәэмин итү өчен нинди чаралар күрелүе турында аңлаттылар.

Укучылар белән әңгәмә барышында кунаклар  ведомствода хөрмәткә лаек күренекле шәхесләрнең тормыш юлы белән дә таныштырдылар.



Укучылар бер-бер артлы  сораулар бирделәр һәм аларга тулы җаваплар алдылар. Балаларны кичке якта урамда йөрүне чикләүче кагыйдәләр кызыксындырды, ишегалдында шикле тартмалар һәм башка әйберләр табылганда, беренче чираттагы чаралар турында сорадылар. Росгвардиядә нинди белгечлекләр булуы, нинди белем белән эшкә алулары турында да сораулар яңгырады.

Татарстан Республикасы буенча Росгвардия идарәсенең матбугат хезмәте материалларыннан.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*