ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
27 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
21 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
19 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
18 көн калды
2 Декабрь 2019 18:30
3 Декабрь 2019 18:30
12 көн калды
Түбән Камада яңа төзеләчәк мәктәп проекты турында фикер алышу бара
Мәгариф
  • 17 Октябрь 2019 - 15:12
  • Караулар: 71
 Түбән Камада  34 нче микрорайонда төзеләчәк мәктәп концепциясе турында фикер алышу бара. Төзелешне 2020 елда башлау планлаштырыла.

Эшлекле уен формасында уза торган сессиянең модераторы -  Мәскәү шәһәре  белем бирү- психологик ярдәм күрсәтү үзәге белгече. Проект буенча фикер алышуда педагоглар, булачак укучыларның ата-аналары, дизайнерлар, архитекторлар, сәнәгать һәм бизнес вәкилләре, шулай ук Түбән Кама мэры Айдар Метшин һәм башка җитәкчеләр катнаша. Билгеле булганча, бу – «Татнефть» компаниясе һәм шәһәрнең уртак проекты.



Яңа мәктәптә 950 укучы белем алачак. Хәзердән үк уку йортын «киләчәк мәктәбе» дип атыйлар, анда укучыларның иҗадилыгын, сәламәт яшәү рәвешен (мәктәпнең үз бассейны да булачак) арттыру, һәр укучының шәхси талантын үстерү өчен шартлар тудырырга вәгъдә итәләр.



Соңгы ике елда Түбән Камада ике яңа мәктәп ачылды, аларның һәркайсының үз концепциясе бар.

Сүз уңаеннан, «Татнефть» ярдәме белән 34 нче микрорайонда яңа балалар бакчасы да сафка басачак.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*