ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
28 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
22 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
20 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
18 көн калды
2 Декабрь 2019 18:30
3 Декабрь 2019 18:30
13 көн калды
20 Ноябрь 2019
18:30 - 20:30
Түбән Кама кызы Мәликә Бөтендөнья парамузыкаль фестивалендә Татарстан данын яклаячак
Мәгариф
  • 04 Октябрь 2019 - 09:00
  • Караулар: 72

Түбән Кама кызы Бөтендөнья парамузыкаль фестивалендә Татарстан данын яклаячак, дип хәбәр итә НТР. 15 яшьлек Мәликә инде биш ел ишарәләп җырлау белән шөгыльләнә һәм бөтен дөньяны яуларга хыяллана.

Түбән Кама кызы әзерли торган номерда иң мөһиме -   куллар. Нәкъ менә алар җырдагы хис-тойгылар һәм аның мәгънәсен ачып бирә.

4 яшендә йөрәгенә операциядән соң кыз ишетү сәләтен югалта, ләкин бу аңа иҗат итәргә киртә була алмый.

Мәликә музыканы вибрация аша (тире аша) кабул итә һәм хисләрен тамашачыга җиткерә. 15 яшьлек кыз республика, бөтенроссия һәм дөньякүләм конкурсларда күп җиңүләр яулаган. Хәзер яшь артистка дәрәҗәле парамузыкаль фестивальгә әзерләнә.

Мәликәнең җиңүгә өмете зур. Ул көненә 4 әр сәгать репетиция ясый, ләкин уку турында да онытмый, «бишле» һәм «дүртле» билгеләренә генә укый.

Бөтендөнья парамузыкаль фестивале октябрь ахырында Мәскәүдә узачак.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*