ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
25 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
19 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
17 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
16 көн калды
2 Декабрь 2019 18:30
3 Декабрь 2019 18:30
10 көн калды
Олы Афанас авылында балалар бакчасы ачылды
Мәгариф
  • 30 Сентябрь 2019 - 16:32
  • Караулар: 41

Олы Афанас авылында капиталь төзекләндерүдән соң балалар бакчасы ачылды. Хәзерге вакытта биредә 180 бала шөгыльләнә.


Илле елдан артык тарихка ия бинага ремонт апрель аенда башланды. Республика программасы буенча эшкә 24 млн сумга якын акча бүлеп бирелгән. Бу суммага балалар бакчасының ике бинасы да яңартылган: идәннәр җылытылган, керү урыны үзгәртеп корылган, кер юу өчен аерым бүлмә булдырылган, азык-төлек блогы тулысынча төзекләндерелгән, һава торбалары җир астыннан үткәрелгән, куркынычсызлык өчен 20 видеокамера урнаштырылган, ә дизайны шәһәрнең яңа балалар бакчаларындагыдан ким түгел.


Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов авыл җирлегендә уңай үзгәрешләр күп булуын һәм моның куанычлы хәл икәнлеген әйтеп узды. Аның сүзләренә караганда, авыл халкы район җитәкчелегенә гражданнар җыенында берничә тапкыр мөрәҗәгать иткән сораулар ишетелгән һәм план буенча хәл ителеп килә. Афанас авылында быел балалар бакчасы гына түгел, Мәдәният йорты, мәктәп тә капиталь төзекләндерелде.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*