ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
25 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
19 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
17 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
16 көн калды
2 Декабрь 2019 18:30
3 Декабрь 2019 18:30
10 көн калды
Айдар Метшин: “Бүген безнең җирлектә 96 балалар бакчасы эшли, аларда 18 меңнән артык бала тәрбияләнә”
Мәгариф
  • 27 Сентябрь 2019 - 08:10
  • Караулар: 78

Хөрмәтле тәрбиячеләр, балалар бакчалары хезмәткәрләре,

шәһәр һәм районның мәктәпкәчә белем бирү тармагы ветераннары!

 Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре көне белән котлыйм!

Тәрбияче булу - җаваплы, авыр һәм бәяләп бетергесез хезмәт. Балага үсү, әйләнә-тирә дөньяны танып белүдә ярдәм итү өчен аерым сыйфатларга ия булырга кирәк. Бу - сизгерлек, сабырлык, оештыра белү, иҗади сәләт һәм, әлбәттә, кечкенә кешегә карата мәхәббәт һәм хөрмәт. Түбән Кама муниципаль районының мәктәпкәчә системасында балаларга карата игътибарлы, үз эшләренә бар күңелен биргән педагоглар хезмәт куя.


Бүген безнең җирлектә 96 балалар бакчасы эшли, аларда 18 меңнән артык бала тәрбияләнә. Безнең бурыч – мәктәпкәчә учреждениеләр хезмәткәрләре һәм биредә тәрбияләнүчеләр өчен киләчәктә дә уңайлы шартлар булдыру.

Кадерле балалар бакчалары хезмәткәрләре - тәрбиячеләр һәм аларның ярдәмчеләре, музыка хезмәткәрләре һәм пешекчеләр – матур балачак илен тудыручы һәммәгезгә хезмәтегез, сабыр һәм зирәк булуыгыз, безнең балаларны бәхетле итә алуыгыз өчен рәхмәт.


Чын күңелдән сезгә яңа иҗади ачышлар, илһам һәм киләчәктә һөнәри уңышлар телим! Эшегездә сезне көн саен балаларның һәм аларның әти-әниләренең ихлас һәм якты елмаюлары каршы алсын!

 

Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,

Түбән Кама Мэры

Айдар Метшин

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*