ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама укучылары һәм укытучылары арасында "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уены башлана
Мәгариф
  • 12 Сентябрь 2019 - 16:25
  • Караулар: 73
Иртәгә Түбән Камада "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уенының быелгы сезоны ачыла. Очрашу  32 нче гимназиядә 15:15 сәгатьтә башлана. Интеллектуаль бәйгедә башта алтынчы сыйныф укучылары, ә аннары аларның укытучылары көч сынаша.  Уенның алыштыргысыз алып баручысы  -   Виктор Белоусов.

Быел Түбән Камада  яшьләр арасында да бу төр уенны оештырырга планлаштыралар. Алар өчен уеннар 2 атна саен,  пәнҗешәмбе көнне  үткәреләчәк.  Уенда катнашу бушлай.

Киләсе уен 19 сентябрьдә «Ковер» яшьләр үзәгендә узачак, ул Мәктәп бульвары, 7/2 адресы буенча урнашкан.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*