ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
20 Октябрь 2019
19:00 - 21:00
5 көн калды
19 Октябрь 2019
13:00 - 14:00
4 көн калды
Түбән Кама кадетлар корпусында автосыйныф һәм су полосы секциясе ачылырга мөмкин
Мәгариф
  • 11 Сентябрь 2019 - 07:32
  • Караулар: 36

Түбән Камада Татарстан кадетлар корпусының Попечительләр советы утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Погодин, Түбән Кама мэры Айдар Метшин, Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, шәһәр һәм район Ветераннар советы, хәрби комиссариат, ДОСААФ вәкилләре катнашты.


Утырышта совет әгъзалары аерым игътибарны тәрбия эшенә һәм өстәмә белем бирүгә юнәлтте. Корпуста автосыйныф ачу, «Кванториум» үзәге белән активрак хезмәттәшлек итү тәкъдиме кертелде. Айдар Метшин кадетларның спорт тормышын төрлеләндерү инициативасы белән чыкты: әйтик, су полосы юнәлешен үстерергә мөмкин, моның өчен барлык шартлар да бар.


Гомумән, Түбән Каманың кадет корпусының дәрәҗәсе арта бара. Быел укырга керергә теләүчеләр саны бер урынга 2 кеше тәшкил иткән. Аеруча бишенче сыйныфка керергә теләүчеләр күп булган, аларның 42се кабул ителгән.



Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар