ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
19 көн калды
21 Сентябрь 2019
11:30 - 14:00
6 көн калды
20 Сентябрь 2019
13:00 - 14:00
5 көн калды
20 Сентябрь 2019
07:00 - 17:00
5 көн калды
Түбән Каманың яңа мәктәбендә 11 паралллель беренче сыйныф ачылды
Мәгариф
  • 02 Сентябрь 2019 - 15:56
  • Караулар: 33

Түбән Камада яңа мәктәп ачылды. Аны төзүгә 626 млн сумнан артык акча тотылган. «Тема 37» мәктәбенә меңгә якын бала йөриячәк.

Мәктәп шәһәрнең 45 нче микрорайонында урнашкан. Әлегә биредә белем бирү беренче сыйныфтан сигезенче сыйныфка кадәр генә гамәлгә ашырыла, димәк, беренче чыгарылыш өч елдан  булачак. Урта белем бирү йортында беренче сыйныфлар өчен 11 параллель ачылган, Түбән Кама өчен бу – рекордлы күренеш.


Белем көненең хөрмәтле кунагы Васил Шәйхразиев булды. Ул тантаналы линейкада 1нче а сыйныфыннан 1 нче л сыйныфына кадәр классларны  барлап чыкты. ТР Премьер-министры урынбасары  беренче сыйныф укучылары саныннан гына түгел, мәктәпнең сыйфатыннан да канәгать калды: биредә ашханә урынына - ресторан, заманча җиһазландырылган спорт залы (хәтта кыяга менәргә өйрәнү өчен тренажерлар да куелган) бар, ә уку җиһазлары фин үрнәге буенча эшләнгән. Алар белем бирү ихтыяҗларына карап,  үзгәртелә ала. Мәктәп ресторанында, сүз уңаеннан, түбәнкамалылар балачактан ук эстетикага һәм тәртипкә өйрәнсен өчен калдыкларны аерым җыю урыннары булдырылган. “Кешеләр өчен бәхет, ата - аналар өчен бәхет, педагоглар өчен бәхет", - дип бәяләде яңа мәктәпне Васил Шәйхразиев.

Второклассники подарили гостям брендированные имбирные пряники ручной работы

Биредә белем бирү гуманлы педагогика нигезендә, Шалва Амонашвили принципларын кулланып алып барылачак. Бу идеяне берничә ел элек Айдар Метшин тәкъдим иткән иде, һәм менә шәһәрдә бу методика буенча эшләүче икенче шундый мәктәп ачылды.


“45 нче микрорайонда ачылган мәктәп микрорайонның мәдәни, ял итү һәм иҗтимагый үзәгенә әверелеп, аның барлык халкы өчен яңа этәргеч булачак” ,-дип, "Тема 37"  мәктәбенең тагын бер  үзенчәлеген билгеләде шәһәр мэры.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*