ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
34 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
28 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
26 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
25 көн калды
2 Декабрь 2019 18:30
3 Декабрь 2019 18:30
19 көн калды
20 Ноябрь 2019
18:30 - 20:30
7 көн калды
Түбән Камада барлыгы 520 урынга исәпләнгән ике заманча балалар бакчасы ачылды
Мәгариф
  • 02 Сентябрь 2019 - 14:14
  • Караулар: 75

Бүген Түбән Каманың 49 нчы микрорайонында - “Елмаю", 35 нче микрорайонында “Күчтәнәч” балалар бакчалары ачылды.

Тантаналы ачылышка Васил Шәйхразиев килде. “Бүген республика бу планда актив үсеш ала, һәм мондый учреждениеләрнең Түбән Кама кебек эре шәһәрләрдә генә түгел,  авыл җирлекләрендә дә ачылуы күңелле, - диде ТР Премьер-министры урынбасары. - Ихтыяҗ бик зур, шул ук вакытта безнең стандартлар төзелеш конструкциясе, технология, эчке тәэмин ителеш һәм кадрлар потенциалы ягыннан мондый матур биналар булдырырга мөмкинлек бирә”.


Ике балалар бакчасында - барлыгы 500 дән артык урын, өч яшькә кадәрге балалар өчен 12 ясле төркеме, 4 логопедия төркеме. Балалар үсеше үзәге статусы әлеге учреждениеләрдә төп шөгыльләрдән тыш, сабыйларга инглиз теле, география һ.б. фәннәр буенча да өстәмә белем бирүдә нигез булып тора.

“Бу  - мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре системасын үстерүдә чираттагы адым – республика җитәкчелеге ярдәме белән без башкарып чыккан адым, - диде Түбән Кама мэры Айдар Метшин ачылу тантанасында. - Хөрмәтле әти-әниләр, ышаныгыз һәм тыныч булыгыз, сез балаларыгызны чын профессионалларга тапшырасыз”.


Ясле төркемнәре булган балалар бакчалары төзү - "Демография " милли проектының төп юнәлешләреннән берсе. Моның өчен 433,3 млн сум акча бүлеп бирелгән.Проект 1 гыйнвардан гамәлгә кертелде һәм биш ел дәвам итәчәк.

Васил Шәйхразиев балалар бакчасының хәзер җитди белем бирү бурычларын да башкаруын искәртте. “Без инде сөйләргә күнеккәнбез: менә баланы бакчага бирәбез дип... Бүгенге мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе – ул тәрбия генә дигән ялгыш фикер бар. Беренче көннәрдән үк биредә балалар белем ала башлый. Беренче сыйныфка әзерлекле барыр өчен монда бөтен мөмкинлек тә бар. Беренче сыйныфка кергәч, безне: “Менә бу – “а" хәрефе! – дип таныштыралар иде. Без: “Бу – “а” хәрефе икән”, - дип карап тора идек... Хәзер беренче сыйныфка барганда, балалар йөзгә кадәр һәм кирегә саный, яза беләләр. Моның барысына мәктәпкәчә учреждениеләрдә өйрәтәләр”, - диде сәясәтче.

    

"Ышанып та булмый: быел республикада 30 балалар бакчасы төзелә, - диде ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев, җәмәгатьчелеккә мөрәҗәгать итеп. - Менә нинди чорда яшибез, сез күптән түгел генә яңа фатирларга күчтегез, балаларыгыз үсеп килә, алар шатланышып, заманча бинага йөриячәк".

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар