ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
20 Октябрь 2019
19:00 - 21:00
5 көн калды
19 Октябрь 2019
13:00 - 14:00
4 көн калды
Айдар Метшин: "Быел Түбән Кама мәктәпләре бусагасыннан беренче сыйныфка 3950 укучы атлап керәчәк".
Мәгариф
  • 01 Сентябрь 2019 - 07:21
  • Караулар: 55

Хөрмәтле укытучылар, кадерле укучылар, студентлар һәм ата-аналар!

Сезне чын күңелдән яңа уку елы башлану һәм

Белем көне белән котлыйм!

 

Беренче сентябрь - безнең һәрберебез өчен бәхетле хатирәләр һәм шатлыклы өметләр белән тулы бәйрәм. Ул аеруча белем иленә аяк басарга әзерләнүчеләр өчен көтеп алынган һәм гаять дулкынландыргыч – быел  Түбән Кама мәктәпләре бусагасыннан беренче сыйныфка 3950 укучы атлап керәчәк. Аларның белем дөньясына юллары якты һәм шатлыклы булсын!

Белем көне -   безнең чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дә үзенчәлекле көн, аларга быел йомгаклау аттестациясе сынауларын узарга һәм киләчәк һөнәрләрен сайларга кирәк булачак.

Безнең шәһәрдә һәм районда сыйфатлы белем алу өчен барлык шартлар да бар. 1 сентябрьдә без яңа уку йортлары ишекләрен ачабыз: 45 нче микрорайонда үз укучыларын «Тема 37» мәктәбе каршы алачак, шәһәрнең 35 нче һәм 49 нчы микрорайоннарында яңа ике мәктәпкәчә учреждение ачылачак. Безнең һөнәри учреждениеләребез дә үз үсешен дәвам итә:   быел без Королев исемендәге Түбән Кама политехника көллияте базасында өченче ресурс үзәген ачабыз.

Безнең бурыч - җирлегебездәге мәгариф системасының көндәшлеккә сәләтле булуын, ә Түбән Каманың киләчәктә дә һәрьяктан әзерлекле, креатив фикер йөртүче, ихтыяҗ зур булган кадрларны чыныктыру урыны булып калуына актив ярдәм итү.

Киләсе уку елында барлык укучыларга - куелган максатларына ирешүдә үҗәтлек, педагогларга - иҗади көч-куәт, яшь буында белемгә мәхәббәт тәрбияләүче авыр хезмәтләрендә илһам нуры, ата-аналарга - зирәклек һәм сабырлык, балаларының уңышлары белән горурлану өчен сәбәпләрнең күбрәк булуын телим!

                                                                                                                                                                                                                                                                                                   

Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,

Түбән Кама Мэры

Айдар Метшин

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар