ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
19 көн калды
21 Сентябрь 2019
11:30 - 14:00
6 көн калды
20 Сентябрь 2019
13:00 - 14:00
5 көн калды
20 Сентябрь 2019
07:00 - 17:00
5 көн калды
Мәктәпкәчә белем бирү йортларының яңа уку елына әзерлеге тикшерелә
Мәгариф
  • 10 Август 2019 - 14:39
  • Караулар: 20

Шәһәребезнең балалар бакчаларын яңа уку елына әзерлек буенча тикшерәләр. Махсус комиссия  янгын куркынычсызлыгына, аш-су блогының тәэмин ителешенә, методик материаллар күләменә һ.б. игътибар бирә, дип хәбәр итә "Туган як".

Комиссия, беренчеләрдән булып 40 нчы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә керде. Янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән инспекторы Эльмира Илалова сигнал бирү системасының төзеклеген, ут сүндергечләр белән куллана алу дәрәҗәсен тикшерде. Бакчага шулай ук ЮХИДИ инспекторлары, «Росгвардия» хезмәткәрләре, мәктәпкәчә белем бирү һәм сәламәтлек саклау идарәләре вәкилләре дә килде. Белгечләр матди-техник тәэмин ителешкә, дидактик материалларга, балаларны тукландыруның оештырылуына, сабыйлар куркынычсызлыгы чараларына игътибар бирделәр. 40 нчы балалар бакчасы мөдире Галина Заһидуллина әйтүенчә, яңа уку елына зур әзерлек эше башкарылган, һәр төркем уен һәм уку әсбапларын яңарткан. 

 Комиссия әгъзалары бакчага уңай бәя биреп, кайбер кимчелекләрне төзәтергә киңәш итте. Атна ахырына кадәр барлык учреждениеләрне тикшереп чыгарга тиешләр. Ә соңгы эш итеп, араларыннан иң яхшысын сайлаячаклар.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*