ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
6 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
Түбән Кама студенты WorldSkills дөнья чемпионатында Россия җыелма командасында катнаша
Мәгариф
  • 25 Июль 2019 - 09:37
  • Караулар: 78
Казанда 22-27 августта WorldSkills эшче һөнәрләр дөнья чемпионаты узачак. 63 ил һәм төбәкләрдән килгән студентлар 56 компетенциядә көч сынашачак. Түбән Кама агросәнәгать көллиятеннән 16 яшьлек Илназ Акмалов чемпионатта  Россия юниорлар җыелма командасы составында катнашачак.

Тумышы белән Актаныш якларыннан булган Илназ Акмалов  Түбән Камада әле бер генә ел яши. Каникул вакыты булса да, студент иртәдән кичкә кадәр көллияттә шөгыльләнүен дәвам итә: ул "Сантехника һәм җылыту" компетенциясе буенча һөнәри күнекмәләрен камилләштерә, чөнки аңа республика данын дөньякүләм дәрәҗәдә якларга кирәк булачак! Бу эштә Илназга укытучысы Илдар Сираҗетдинов булышлык итә:  бергә сызымнар өйрәнәләр, алар буенча конструкцияләр җыялар. Кайчак ярдәмгә өлкән курс студентлары да  килә.

Шунысы да әһәмияткә лаек: Илназ  укый торган төп белгечлек -   автомобиль юллары, аэродромнар төзү һәм эксплуатацияләү. Киләчәктә ул Казанда автомеханика юнәлеше буенча югары белем алырга җыена.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*