ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
6 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
Түбәнкамалы Рөстәм Әмиров “Зенит” футбол клубы академиясендә шөгыльләнәчәк
Мәгариф
  • 23 Июль 2019 - 15:29
  • Караулар: 93

“Зенит” футбол клубы җитәкчелеге яшүсмерләр арасында онлайн-бәйге оештырган. Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, җиңүчеләр арасында Түбән Камадан Әмир Рөстәмов та бар. Бу җиңүе яшь спортчыга “Газпром"- Академиядә уку мөмкинлеге биргән.

“Моның өчен Академия тренеры кушкан биремнәрне үтәү һәм күнегүләр ясаган вакытта төшерелгән видеороликны социаль челтәрләрнең берсендә урнаштыру кирәк иде, - дип язалар Питер клубының рәсми сайтында. - Тренерлар барлык гаризаларны игътибар белән өйрәнделәр һәм иң яхшы өч футболчыны сайлап алдылар. Алар - Түбән Камадан Әмир Рөстәмов, Пермьнән Даниил Боданин һәм Бөек Новгородтан Егор Ложкин”.

Үсмерләр бәйгенең турыдан-туры этабында җиңүчеләргә кушылачак һәм Академия тренерлары җитәкчелегендә Петербургта шөгыльләнәчәк, “Зенит”ның төп составы уенчыларыннан хәер-фатиха алачак, “Краснодар”га каршы матчны караячак һәм "Газпром Арена” стадионы буйлап экскурсиядә булачак. Очыш, яшәү, белем бирү программасы Газпромбанк тарафыннан финанслана.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*