Рус Тат
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
46 көн калды
Түбән Кама фермерлары Америка хезмәттәшләренең тәҗрибәсе белән таныша алачаклар
Мәгариф
  • 11 Июнь 2019 - 13:58
  • Караулар: 46

Түбән Кама районы фермерларын Мәскәүгә өч көнгә укырга чакыралар. Аның бәясе нибары 1,5 мең сум тәшкил итә, калганын федераль бюджет бүлеп бирә.

Укулар Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының профильле департаментлары белгечләре, АККОР, ФТИ һәм югары уку йортлары галимнәре, уңышлы фермер хуҗалыклары җитәкчеләре катнашында гамәлгә ашырыла.

Төп темалар:

1. Яшь фермерларга, гаилә терлекчелек фермаларына һәм кооперативларга грант ярдәме.

2. Грантлар алу программаларында катнашу өчен бизнес-план эшләү.

3. Хуҗалык итүнең кече формаларына яңа таләпләр нигезендә бухучет, хисаплылык һәм салым салу.

4. Фермер хуҗалыкларында үсемлекчелек һәм терлекчелек продукциясе җитештерү.

5. Фермер хуҗалыкларында авыл туризмын оештыру.

6. Мәскәү өлкәсенең алдынгы фермер хуҗалыгы тәҗрибәсен өйрәнү.

7. АКШ фермерларының эш тәҗрибәсе.

Вакыты - 17 июньнән 19 июньгә кадәр. Дистанцион катнашу мөмкин. Тулырак мәгълүмат - монда.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*