Рус Тат
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
46 көн калды
Түбән Каманың "Веста" үзәгендә тәрбияләнүчеләр милли-мәдәни оешмалар эше белән танышты
Мәгариф
  • 09 Июнь 2019 - 09:18
  • Караулар: 52

Түбән Каманың "Веста" үзәгендә социаль ярдәм күрсәтүдә торучы мөмкинлекләре чикле 12 бала һәм аларның әти-әниләре өчен Халыклар дуслыгы йортына экскурсия оештырылды.

Сәяхәтнең максаты  - гаиләләрнең мәдәни ялын оештыру, балигъ булмаганнар арасында милләтара дуслыкны ныгыту, балаларның кәефен күтәрү.

Кунаклар Халыклар дуслыгы йортында урнашкан милли-мәдәни оешмалар, алар эшчәнлеге белән танышты. Халыклар дуслыгы йорты хезмәткәре балаларга Түбән Камада яшәүче һәр милләт турында мәгълүмат бирде,  аларның милли бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре,  көнкүреше белән таныштырды. 

Экскурсия һәркем күңелендә якты тәэсирләр калдырды. 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*