Рус Тат
Түбән Камада "Укучының мәдәни көндәлеге" республика бәйгесенә йомгак ясалды
Мәгариф
  • 20 Май 2019 - 10:44
  • Караулар: 31
  "Укучының мәдәни көндәлеге" бәйгесендә 1-4 нче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре катнашты. 

"Укучылар тәкъдим ителгән биремнәрне үтәделәр һәм  укыган китаплары, музей, театр, китапханә һәм башка мәдәният учреждениеләрендә булулары турында көндәлеккә яза бардылар",-дип хәбәр итә үзәкләштерелгән китапханәләр системасы матбугат хезмәткәре. 

Проект барышында  Түбән Кама китапханәчеләре балаларга Казан, Алабуга, Чистай шәһәрләренә виртуаль экскурсияләр оештырды, Татарстан язучылары, рәссамнары, музыкантлары иҗаты белән таныштырды. 

Җиңүчеләр исемлеге:   

Камил Юнысов, 36 нчы мәктәп;
Әмир Фәтхуллин, 22 нче гимназия; 
Дарина Блохина, 11 нче мәктәп;
Николай Саломатов, 7 нче мәктәп; 
Артур Смирнов, 14 нче лицей;
Самат Мөхәммәдшин, 2 нче гимназия;
Екатерина Матвеева, 15 нче мәктәп;
Ралиф Гайнуллин, 6 нчы мәктәп. 

Ата-аналар арасында Валерия Смирнова җиңүче булды, аның улы Леонид 7 нче мәктәптә укый.

Бүләкләү тантанасы 21 майда 13.00 сәгатьтә Казанда "Әкият" курчак театрында узачак. 

Җиңүгә бер адымда гына артта калган  укучылар  6 июньдә   уку һәм ял паркында узачак "Түбән Кама укучысы" әдәби фестивалендә бүләкләнәчәк. Менә алар: 

Яна Спирчина, 36 нчы мәктәп;
Арсений Токарев, 14 нче лицей;
Илана Шәрәфиева, 11 нче мәктәп; 
Вадим Мелехов, 32 нче мәктәп; 
Сафина Нуриева, 36 нчы мәктәп;
Матвей Кирсанов, 16 нчы мәктәп;
Карина Тихонова, 13 нче гимназия; 
Сәмирә Гарипова, 13нче гимназия. 
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*