Рус Тат
Түбән Каманың 31 нче микрорайонында өч телдә белем һәм тәрбия бирүче яңа мәктәп төзеләчәк
Мәгариф
  • 08 Апрель 2019 - 10:54
  • Караулар: 103
Район җитәкчеләренең бүгенге дүшәмбе киңәшмәсендә Айдар Метшин Түбән Камада полилингваль белем бирү үзәге булдыру турында сөйләде. Үзәк махсус төзеләчәк яңа мәктәп базасында урнашачак.

Билгеле булганча, 2022 елда нефтехимиклар шәһәрендә инновацион белем бирү үзәге ачылачагы мәгълүм булды, анда белем бирү рус, татар һәм инглиз телләрендә алып барылачак. Минтимер Шәймиев тәкъдиме белән,  республикада шундый алты объект төзеләчәк.

Үзәк өч телдә  белем бирүне тәэмин итүгә, алдынгы, нәтиҗәле  практикаларны куллануга нигезләнгән мәктәп булырга тиеш, анда белем алучылар  мәдәни һәм тел төрлелеген кабул итеп, бер-берсенә  хөрмәт белән карарга өйрәнәчәк. Әлеге комплекс  мәктәп, балалар бакчасы, өстәмә белем бирү үзәген үз эченә алачак. 

"Түбән Кама полилингваль комплексы әлеге программа кысаларында шәһәрнең 31 нче микрорайонында төзеләчәк  белем бирү мәктәбен, шулай ук  гамәлдәге  80, 82, 92 нче мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен һәм 94 нче гимназияне берләштерәчәк", - дип ачыклык кертте Айдар Метшин.

Шәһәр башлыгы әйтеп узганча , бу  - "барлык яктан да  зур күләмле проект, аның әһәмияте бәяләп бетергесез".
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*