Рус Тат
6 Апрель 2019
18:00 - 20:00
11 көн калды
30 Март 2019
12:00 - 13:00
4 көн калды
Бүген юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары үз бәйрәмнәрен каршылый
Мәгариф
  • 06 Март 2019 - 10:24
  • Караулар: 37
Моннан ярты гасырлап элек, 1973 елның 6 мартында Советлар Союзында юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отрядлары төзү турында карар кабул ителә. Ә Түбән Камада мондый беренче оешма 1986 елда ачыла. Аны Раиса Павелкина җитәкли.

Бүген Түбән Кама  шәһәрендә 900гә якын бала  - 63  отряд юл хәрәкәте иминлеген саклауда мөһим эш алып бара. Алар яшьтәшләре арасында юл һәлакәте очракларын кисәтү һәм аны булдырмый калуда, шәһәр урамнарында һәм юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен пропагандалауда  үзләреннән зур өлеш кертәләр.

"Кызганычка каршы, тормыш иминлеге нигезләре буенча мәктәп программасы кысаларында гына балалар арасында  юл-транспорт травматизмы очракларын киметү мөмкин түгел, - диләр Түбән Кама белгечләре. - "Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары"  берләшмәсе  -   балалар белән эшләүнең альтернатив формасы, бу -  нигезле ышаныч  һәм юлларда балалар катнашындагы аварияләрне киметүгә  йогынты ясау мөмкинлеге". 

Отрядка язылырга теләүчеләр тулырак мәгълүматны  30-31-18 телефон номеры аша автошәһәрчек җитәкчелегенә шалтыратып, белешә ала.







Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*