Түбән Кама педагогия көллиятенең 17 яшьлек студенты Ангелина Макушина генеалогик тикшеренүләр буенча республика конкурсында икенче урын алган.
Җиңүчегә бүләкне бүген район җитәкчеләренең дүшәмбе киңәшмәсендә тапшырдылар.
Ангелина үз хезмәтендә алты буын нәсел шәҗәрәсен яктырткан. Төп чыгышы Курган өлкәсеннән булганга, аңа Түбән кама архивыннан тыш, башка архивларга да мөрәҗәгать итәргә туры килгән. Әби-бабасы урта хәлле кешеләр булган, аларны кулак дип, сөргенгә сөргәннәр.
Булачак башлангыч сыйныф укытучысы үз эшен җитәкчесе Рәзинә Астадурян җитәкчелегендә башкарган. Фәнни тикшеренү эшен ул рәсем итеп чигеп тә тәкъдим иткән.