Рус Тат
Түбән Камада сафта йөрү буенча иң яхшы әзерлекле взводны ачыклыйлар
Мәгариф
  • 07 Февраль 2019 - 13:06
  • Караулар: 89
Түбән Камада мәгариф учреждениеләрендә  укучылар  арасында сафта  җырлап атлау  буенча конкурсның сайлап алу этаплары тәмамланды. Мәктәпләр, көллиятләр һәм ресурс үзәкләре, шулай ук яшь армиячеләр берләшмәләренең  иң яхшы взводлары билгеләнде. Хәзер исә 19 февральгә кадәр бәйгенең зона туры уза.

Финалга 10 команда сайлап алыначак, алар  9 май көнне Түбән Камадагы Җиңү парадында катнашачак. Моңа кадәр алар автоматны сүтеп җыю, турникта күтәрелү һәм вокаль номер башкаруда көч сынашачак. Җиңү маршы вакытында хөкемдарлар  финал дисциплинасын – сафта йөрү  буенча әзерлекне бәяләячәк һәм җиңүчеләрне билгеләячәк. 
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*