Рус Тат
6 Апрель 2019
18:00 - 20:00
11 көн калды
30 Март 2019
12:00 - 13:00
4 көн калды
Айдар Метшин: "Безнең студентлар шәһәр һәм район тормышында актив катнашалар".
Мәгариф
  • 25 Гыйнвар 2019 - 09:10
  • Караулар: 78

Кадерле дуслар!

Россия студентлары көне уңаеннан иң кайнар һәм ихлас котлауларны кабул итегез!

Түбән Кама студентлар берлеге бүген замана яшьләренең 7,5 меңнән артык иң актив, белемле, максатчан вәкилләрен берләштерә һәм җирлегебез тормышында мөһим роль уйный.

Безнең студентлар, фән,икътисад өлкәсеннән алып, спорт һәм мәдәният тармагына кадәр - үзләрен төрле өлкәләрдә сынап карап, шәһәр һәм район тормышында актив катнашалар. Сез - безнең төп интеллектуаль һәм иҗади ресурсыбыз, сезнең һәркайсыгыз - Түбән Каманың бүгенгесе генә түгел, аның киләчәге дә! Барлык ниятләрегезне лаеклы төстә тормышка ашыруыгызга, ә белемнәрегезнең Түбән Кама муниципаль районы өчен уңышлы хезмәт итүдә нигез булып торачагына ышанам!

Сезгә күтәренке кәеф, тугры дуслар, укуыгызда, эшегездә һәм тормышыгызда уңышлар телим. Барлык хыялларыгыз да чынга ашсын.

 

Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,

Түбән Кама Мэры

Айдар Метшин

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*