Рус Тат
28 Июль 2019
16:00 - 18:00
13 көн калды
Түбән Кама кадетларының үз журналлары нәшер ителә башлады
Мәгариф
  • 11 Гыйнвар 2019 - 08:40
  • Караулар: 87
Түбән Камада "Будни кадета"  ("Кадетның көндәлек тормышы") дип аталган яңа журнал чыга башлады. Журнал Идел буе федераль округының  Гани Сафиуллин исемендәге Татарстан кадетлар корпусында нәшер ителә.



Журналда корпус тормышыннан яңалыклар, педагогларның кадет мәктәбе оешу турындагы хатирәләре, фильмнарга карата фикерләр, шигырьләр  һәм башка материаллар урын алган.

Басманың үзенчәлеге булып, яшь кадетлар язмалары урын алган сәхифә тора, яшь каләм тибрәтүчеләр  ике айга якын «Яшь журналист» курсына йөргәннәр  һәм әлеге һөнәр нигезләрен үзләштергәннәр. 



Киләсе номер өченче чирек нәтиҗәләренә багышланачак.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
15 Июль 2019 - 10:05
Мәгълүматларны  ket81-1981@mail.ru  электрон адресы аша җибәрергә мөмкин. Хатирәләрегезне  8-917-272-37-13 номерына шалтыратып та бүлешә аласыз.
Башка яңалыклар