Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
10 көн калды
14 Декабрь 2018
19:00 - 21:00
2 көн калды
Депутат Ольга Павлова Түбән Камада матбугат конференциясе үткәрде
Мәгариф
  • 27 Ноябрь 2018 - 17:14
  • Караулар: 43
Татарстан Республикасында балалар спорты кураторы, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова бүген Түбән Камада матбугат конференциясе үткәрде.

Депутат сүзләренә караганда, нефть химиясе һәм нефть эшкәртү башкаласы элек-электән спорт традицияләре белән дан тота. "Бу -  спортны үстерү өчен стратегик шәһәр, - дип билгеләп үтте Ольга Павлова. - Монда яшьләр бик актив, алар һәрвакыт  җиңүләре белән куандыра". 



Ул шулай ук  Түбән Камада мәктәпләрдә дә  спортка зур әһәмият бирелүен билгеләде, шәһәрнең 31нче мәктәбенең "Президент ярышлары"нда Татарстанны тәкъдим итүен билгеләп үтте. Түбән Кама укучылары "Минем спорттагы тарихым" проектында да актив катнаша. 



Очрашуда башка мәсьәләләр дә каралды. Ольга Павлова сүзләренчә, быел хезмәткә түләү һәм спорт тренерларының ялын оештыруга  кагылышлы ике карар чыгарылган. Түбән Камада тренерларның хезмәт хакы 34 мең сумнан артып китә,  республика буенча тренерларның уртача эш хакы бу күрсәткечтән  2 мең сумга кимрәк. Шулай ук  төп ялдан тыш, тренерларга 14 көн дәвамында өстәмә түләүле ял да каралган.



 Ольга Павлова спортның башка төрләренә, әйтик, киберспортка игътибарны арттыру кирәклеген дә билгеләп үтте. 
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*