Рус Тат
Түбән Кама укучылары Алабугада узган юл йөрү кагыйдәләренә багышланган ярышларда беренче урын яулады
Мәгариф
  • 23 Ноябрь 2018 - 09:37
  • Караулар: 116
 Юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу көне кысаларында республиканың  Алабуга шәһәрендә юл хәрәкәте иминлеге буенча ярыш узды. Түбән Кама данын биредә 14нче лицей отряды яклады һәм ул беренче урынга лаек булды.



Сайлап алу турында 9 яшь армиячедән торган команда комиссиягә юл хәрәкәтендә катнашучыларның тормышын һәм сәламәтлеген саклауга багышланган «Юл иминлеге – авариясез хәрәкәт» видеоролигын тәкъдим итте.



Ачык турда балаларга алты этап узарга туры килде. Алар юл хәрәкәте кагыйдәләре, юл билгеләре, беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча белемнәрен күрсәттеләр, көч гимнастикасында үз осталыкларын сынадылар.



Икенче һәм өченче урыннарны Алабуга командалары яулады. 


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*