Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
10 көн калды
14 Декабрь 2018
19:00 - 21:00
2 көн калды
Түбән Кама кадетлары республика спорт ярышларында җиңүгә иреште
Мәгариф
  • 20 Ноябрь 2018 - 13:57
  • Караулар: 40
Шушы көннәрдә  республиканың Яр Чаллы шәһәрендә  Коралчылар көненә багышланган Татарстан беренчелеге ярышлары  узды, анда Түбән Кама кадет корпусында тәрбияләнүчеләр югары нәтиҗәләргә ирештеләр. 

Хәрби-гамәли спорт төрләре буенча кадетлар беренче урыннарны яуладылар. Аларга кубоклар, медальләр һәм дипломнар тапшырылды. Команда җитәкчесе,  педагог Дмитрий Жуковны рәхмәт хаты белән бүләкләделәр. 




Җиңү яулаган кадетлар 

Өлкән төркем: Александр Хижкин, Леонид Бригаднов, Наил Галкин, Данил Мөхәммәдьяров. 
Кече төркем: Артемий Шпагин, Иван Королев, Денис Бессолицын, Илья Бельков.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*