Рус Тат
"Кванториум" үзәгенең ун укучысы Төркиягә ял итәргә китәчәк
Мәгариф
  • 07 Ноябрь 2018 - 11:35
  • Караулар: 26
Түбән Камага эш визиты  кысаларында тугандаш төрек шәһәре җитәкчелеге "Кванториум" үзәгенә йөрүче  сәләтле балалар белән очрашты. Арада иң-иңнәр  Мармарис шәһәренә юллама белән бүләкләнделәр, билгеле булганча, бу  - ике шәһәр арасында хезмәттәшлек турында килешүдәге пунктларның берсе.

Бүгенге көндә  " Кванториум"да  800дән артык бала шөгыльләнә, балалар технопаркы Яшь профессионаллар региональ чемпионатларын уздыру мәйданчыгы да булып тора: Төркия делегациясе визиты көннәрендә биредә  ярышлар узды. Төркиядә бушлай ял итү, һичшиксез, хезмәт сөючән һәм тырыш укучылар өчен  -  яхшы бүләк. Үзәктә тәрбияләнүче ун бала һәм өч педагог диңгез буенда ял итү хокукына ия булды. "Ике шәһәр җитәкчеләре буларак, без муниципаль хезмәттәшлек өлкәсендә генә түгел, мәгариф, мәдәният, спорт өлкәсендә дә күперләр урнаштыра башладык", - дип,  технопаркка карата кызыксыну белдерде хатыны һәм улы белән Түбән Камага килгән Мармарис мэры Али Аҗар. "Кванториум"га  килгән саен,  йөрәгем тизрәк тибә башлый, чөнки фән зур адымнар  һәм югары тизлек белән үсә", - диде Хәмди Гүвәнч. 



Түбән Кама мэры Айдар Метшин, үз чиратында,  Төркия делегациясенә  һәм балаларга, аларның ата-аналарына һәм педагогларына рәхмәт белдерде. Технопаркта тәрбияләнүчеләр кунакларга 3D-принтерда  hi-tech стилендә эшләнгән салфетка савытлары бүләк иттеләр. 

Төркиягә ял итәргә исә Агата Гурьянова, Валерия Фәйзуллина, Ирма Хайдарпашич, Анастасия Ежова, Артём Кирпичонок, Артём Конюхов, Сергей Чудаков, Валерия Наумова, Аделина Сатдарова, Григорий Рябов һәм аларның педагоглары - Наталья Грачева, Дмитрий Репетей, Оксана Нуруллина барачак. 
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар