Рус Тат
Татарстанда банк сферасындагы ачык IT-хакатонга гаризалар кабул ителә
Мәгариф
  • 18 Октябрь 2018 - 08:27
  • Караулар: 51
Яшь программистлар Ак Барс Банкы өчен финанс сервисы эшләү буенча үзләренең чишелеш вариантларын хакатонга куя алалар, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты. Төп приз -  200 000 сум.

IT-хакатонда 12 яшьтән алып 30 яшькә кадәрле .NET, Python, ReactJS, ObjectiveC/Swift, Java/Kotlin программалаштыру күнекмәләренә ия булган яшь белгечләр командасы катнаша ала. Һәр команда составында программаны эшләүче, менеджер, финансист һәм дизайнер булуы мөһим шарт.

Читтән торып үткәрелүче этапта командаларга Ак Барс Банкыннан биш кейсның берсен чишәргә, башлангыч коды GitHub (булса ярый, ләкин мәҗбүри түгел), шулай ук LeanCanvas булган гадәти яисә видео презентация әзерләргә кирәк булачак. Гаризалар 21нче октябрьгә кадәр (https://utalents.ru/event/khakaton-po-razrabotke-finansovykh-servisov) сайтында кабул ителә.

9 – 11нче ноябрьдә IT-хакатонның турыдан-туры катнашу этабы Казанда узачак. Катнашучылар бу этапта банк клиентлары өчен шәхси финанс сервисы булдырачак. Хакатонда җиңүчеләр түбәндәге күләмдә акчалата приз алачак:

1нче урын – 200 000 сум
2нче урын – 100 000 сум
3нче урын – 50 000 сум.

Хакатон -   проектны эшләүчеләр форумы, аның барышында  программа белән тәэмин итү белгечләре (программистлар, дизайнерлар, менеджерлар)  үзара фикер алышып,  нинди дә булса проблеманы чишү өстендә эшлиләр.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар