Рус Тат
"Нефтехимик" футболчылары "Норма 36" мәктәбе укучылары белән очрашты
Мәгариф
  • 28 Сентябрь 2018 - 15:23
  • Караулар: 44
Кичә, 27 сентябрьдә « Норма 36» мәктәбе укучылары «Нефтехимик» футбол клубы уенчылары белән очрашты. Очрашуда  профессиональ футболчылар Илья Трунин, Андрей Голубев һәм Валерий Захаров катнашты. 


Укучылар өчен спортсменнар физкультура дәресе үткәрделәр:   башта йөгереп һәм буыннарны язып алдылар,  соңрак Андрей Голубев һәм Илья Трунин физкультура укытучысы һәм укучылар белән бергә матч оештырдылар. Исәп башта бертигез барды, бары тик пенальтида гына Голубев командасы өстен чыкты.

"Норма 36" мәктәбе педагоглары фикеренчә, мондый дәресләрнең  балаларда спортка кызыксыну уятуда әһәмияте зур.



«Нефтехимик» футбол командасы барлык  укучыларны  һәм укытучыларны 6 октябрьдә узачак «Уфа-2» командасы белән уенны карарга чакырдылар. 
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*