Рус Тат
Түбән Каманың "Балкыш" приютында балаларның иҗади сәләтен үстерүгә зур игътибар бирелә
Мәгариф
  • 30 Сентябрь 2018 - 15:24
  • Караулар: 32
Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында балаларның иҗади һәм фикерләү сәләтен үстерүгә аерым игътибар бирелә. 

 Учреждение тәрбиячесе Әнисә Гайнуллина "Тылсымлы куллар" арт-терапия түгәрәкләре алып бара. "Мин балаларга рәсем ясау, әвәләү, аппликацияләр  ярдәмендә тәэсир итәргә тырышам", – ди белгеч. Аның сүзләренә караганда, мондый дәресләр кәефне күтәреп кенә калмый, стрессны киметә, баланың иҗади потенциалын уятырга, нәрсәгә сәләтле булуын ачыкларга   ярдәм итә. 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*