Рус Тат
Ришвәтчелеккә каршы эш бүлеге белгечләре мәгариф учреждениеләрендә җәмәгатьчелек белән очрашулар үткәрә
Мәгариф
  • 18 Сентябрь 2018 - 09:58
  • Караулар: 65
Түбән Кама муниципаль район Советының ришвәтчелеккә каршы эш бүлеге башлыгы Илдар Ильясов яңа уку елы башыннан Түбән Кама мәгариф учреждениеләрендә профилактик рейдлар үткәрә башлады. Шушы көннәрдә бүлек белгечләре шәһәрнең 1нче һәм 5нче урта мәктәпләрендә булдылар, ведомство карамагындагы учреждениеләрнең баш бухгалтерлары белән дә сөйләштеләр.

Сораулар күп: әйтик, шәһәр хакимиятенең яңа карары нигезендә, мәктәпләрдә ремонт эшләрен башкарганда, заказ бирүче төзелеш контролен тәэмин итәргә тиеш. Аны мәктәптә эшләүче квалификацияле белгечләр яки махсус хезмәткәрләр башкарырга бурычлы. Алар эш күләмен, аларны башкаруның сыйфатын күзәтеп торалар, технология һ.б үтәлешен контрольдә тоталар.



Уку йортлары бухгалтерларына ришвәтчелеккә каршы эш бүлеге вәкилләре тарафыннан тикшерүләр булачагы турында хәбәр иттеләр. Ә ата-аналарга тагын бер тапкыр уку йорты ихтыяҗларына акча кертергә мәҗбүр итү ярамавы турында искәрттеләр. Моннан тыш, кайбер мәктәпләрдә бала өчен форманы махсус кибетләрдән алырга кирәклеге таләп ителә, ләкин бу шулай ук законлы түгел. Ата-ана үз баласына кием алганда нинди фирма товарын сайлаячагын үзе хәл итә.


Мондый хәлләрне ачыклау максатыннан, ришвәтчелеккә каршы эш бүлеге бәхәсле мәсьәләләрдә ата-аналарның 39-18-00 телефоны аша шалтыратуларын сорый, шулай ук 41-95-45 номерлы ышаныч телефоны да эшли.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*