Рус Тат
Ришвәтчелеккә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы узды
Мәгариф
  • 18 Май 2018 - 15:56
  • Караулар: 122
Түбән Камада ришвәтчелеккә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Утырышны муниципаль район башлыгы Айдар Метшин алып барды. Төп нотык белән мәктәпкәчә белем бирү идарәсе башлыгы Светлана Андрианова чыгыш ясады.

Түбән Камада 2015 елдан ведомствода алып барылган эчке тикшерүләр 24 учреждениегә кагылган. Арадан күбесендә хезмәт хакын билгеләү, бухгалтерлык эше, хезмәткәрләргә премияләр бирүдә хилафлыклар ачыкланган. “Бу ниндидер бер аерым очрак кына түгел, - дип шәрехләде әлеге хәлне шәһәр мэры. – Бу – системалы төстә хокук бозу”.

Айдар Метшин о коррупции: «Никакие упования на нравственность и духовность не работают – у кого эти устои есть, тем ликбезы не нужны»

Әлбәттә, биредә алдан уйлап эшләнгән хокук бозулар турында сүз бармый, төп проблема – квалификацияле кадрлар җитешмәү. Айдар Метшинның мәсьәләне хәл итү юлларына кагылышлы соравына Светлана Андрианова бухгалтерларны эшкә алу процедурасын катгыйландыру кирәк дип саный. “Һәр баш бухгалтер үз белем дәрәҗәсен камилләштереп торырга тиеш, - дип саный контроль- хисап палатасы рәисе Марина Юмангулова. – Һәрберсенең компьютерында бюджет тарафыннан финансланучы “Консультант” программасы бар.”

Марина Юмангулова: "У всех на компьютерах есть «Консультант», программа оплачивается из бюджета"

Ләкин Айдар Метшинны теоретик тәкъдимнәр генә канәгатьләндерми. Шәһәр мэры бу өлкәдә җаваплы җитәкчеләргә әлеге мәсьәлә буенча дүшәмбегә кадәр эш төркеме булдырып, чәршәмбегә балалар бакчаларындагы хәлне уңай якка үзгәртүдә төгәл тәкъдимнәр көтүен белдерде.

Айдар Метшин о коррупции: «Никакие упования на нравственность и духовность не работают – у кого эти устои есть, тем ликбезы не нужны»

“Җитәкчеләр ай саен карап, чагыштырып торырга тиешләр, - диде Айдар Метшин, бакча мөдирләре адресына. – Бу бит югары математика түгел. Чынлап торып моның белән шөгыльләнсәң, күрми калу мөмкин булыр идеме?”

Киңәшмәдә Иске Чишмә авылы балалар бакчасын тикшергәннән соң ачыкланган тискәре фактлар да телгә алынды. Эш шунда ки, бакчаның баш бухгалтеры хезмәткәрләргә фиктив премия һәм отпусклар язып, ул акчаларны үз хисабына күчергән. Зыян күләме якынча 1,5 млн сум тәшкил итә. “Әхлаклылыкка бернинди өмет юк, -дип белдерде бу уңайдан Айдар Метшин. – Кемдә бу сыйфатлар бар, аларга ликбез кирәкми. Монда безгә бары тик төгәл, кырыс, җайга салынган механизм гына ярдәм итә алачак. Теория кирәк түгел, практика булырга тиеш”, -дип йомгаклады район башлыгы.

Начальник отдела по противодействию коррупции Ильдар Ильясов
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*