Рус Тат
Республиканың яшь автомеханиклары һөнәри осталыкта ярышты
Мәгариф
  • 09 Апрель 2018 - 10:47
  • Караулар: 126

Түбән Каманың агросәнәгать көллияте базасында автомобильләр ремонтлау һәм аларга техник хезмәт күрсәтү буенча олимпиаданың республика этабы үтте. Биредә Татарстанның төрле һөнәри уку йортларыннан 23 студент катнашты. Олимпиада барышында катнашучылар компьютерда тест үтү, исәпләүгә нигезләнгән мәсьәләләр чишү һәм гамәли биремнәр үтәделәр.   


Нәтиҗәдә, 1нче урынга Яр Чаллының Л.Б.Васильев исемендәге Кама автомеханика техникумы студенты М.Н.Будрин лаек булды. Аңа 7 мең сум күләмендә премия тапшырылды, моннан тыш, ул республика данын Сыктывкар шәһәрендә үтәчәк олимпиаданың илкүләм этабында яклаячак.

2нче урында – Р.Р.Сәфәров, А.П. Обыденнов исемендәге Казан автотранспорт техникумы, ул 5 мең сум күләмендәге премиягә лаек булды;
3нче урында – А.Я.Минһаҗев, Әлмәт политехника көллияте, 3 мең сум күләмендә премиягә ия булды.


Номинацияләрдә:
- Осталык һәм профессиональлек өчен – О.А. Зименков, Түбән Каманың агросәнәгать көллияте;
-Технологик процессны иң яхшы белүче - С.П. Муллинов, Спас тармак технологияләре техникумы;
- Иң яшь катнашучы - Е.Д.Стефанцев, Түбән Кама агросәнәгать көллияте, ( конкурстан тыш);
- Җиңүгә омтылыш өчен - Д.Э. Мещанов, Чистай авыл хуҗалыгы техникумы, А.В.Арсентьев, Чүпрәле тармак технологияләре техникумы;
- Иң яхшы хезмәт культурасы өчен - Д.И.Гарифуллин, Кукмара аграр көллияте;
- Гамәли биремнәрне тиз һәм сыйфатлы башкару өчен – Д.И. Мөхәммәтов, Әлмәт һөнәри көллияте, И.О. Смирнов, В.Д. Поташев исемендәге Яр Чаллы техника көллияте.



Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар