Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
8 көн калды
Авыл балалары өчен Лев Толстой иҗатына багышланган бәйге игълан ителә
Мәгариф
  • 06 Март 2018 - 14:12
  • Караулар: 213

2018 ел Татарстанда бөек рус классигы Лев Николаевич Толстой елы буларак игълан ителде. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасында җиткерде.

Әдипнең тәрҗемәи хәленә күз салсак, Казан Толстойның гомер юлында үзенә бер аерым урын били. Шуңа да 2018 елның бу рәвешле игълан ителүе бер дә очраклы түгел.

Кама Аланының “Радуга” балалар иҗаты үзәге әлеге уңайдан авыл мәктәпләре укучылары арасында “Замана балаларының Л.Н. Толстой иҗатына карашы” дип аталган муниципаль бәйге оештыра. Бәйгедә 1-11нче сыйныф укучылары катнаша ала, эшләрне рәсем, портретлар, декоратив-гамәли хезмәт, фотоколлаж рәвешендә башкарырга була.

Катнашучыларның эшләре агымдагы елның 31 мартына кадәр кабул ителә. Адрес: Кама Аланы бистәсе, 1/07.

Белешү өчен телефон: 33-71-06.

НИГЕЗЛӘМӘ


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*