Рус Тат
Түбәнкамалы Андрей Кобелев – химия фәненнән илкүләм турнир җиңүчесе
Мәгариф
  • 08 Февраль 2018 - 13:55
  • Караулар: 94

Түбән Каманың 35нче лицее 11нче сыйныф укучысы Андрей Кобелев Россия регионнары арасында химия буенча турнирда катнашып, җиңүгә ирешкән. Мәскәү дәүләт университеты базасында узган турнирда ул «Бездна межрегионального угнетения» командасы составында Татарстанны тәкъдим иткән, командада шулай ук Ижевск, Димитровград, Мәскәү шәһәрләре вәкилләре дә булган.

dimgrad24.ru. сайты хәбәр итүенчә, әлеге турнир - мәктәп укучыларының мини-конференция форматында командаларда ярышуы. Турнир барышында укучылар чишелеше төрлечә булган биремнәр үтәп, соңрак аны презентация рәвешендә хөкемдарлар алдында якларга тиеш булалар. Быелгы турнирның темасы “Химия һәм сәнгать” дип аталган. Турнир ярышлары гаять киеренке барган, шулай да Андрей Кобелев катнашындагы команда финалда көндәшләре - Екатеринбургның «Веселящий газ» командасыннан өстен чыгуга ирешкән.

Җиңүче команда Россияне Мәскәүдә август аенда узачак IChTo-2018 Халыкара турнирында тәкъдим итәчәк.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар